icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
07:11
Вторник, 6 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген, 14 февральдә, татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды

16:34 14.02.2025 16+
Бүген, 14 февральдә, татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды.

Шул уңайдан лицейда төрле чаралар узды.Укучылар әдипнең катлаулы тормыш юлы белән таныштылар, калдырган бай әдәби мирасын барлаган видеоязма карадылар. Югары сыйныф укучылары өчен “Татар мәгърифәтенең даһие” исемле уен-викторина үткәрелде.

Каюм Насыйри турында күбрәк белергә теләсәгез, сезне бүген 19:45 сәгатьтә «Культура» телеканалына чакырабыз. Анда Каюм Насыйриның тормышы турында «Соединяющий миры» исемле документаль фильм күрсәтелә. Кинокартина ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән төшерелгән.
696

Оставить сообщение: