icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
21:45
Пятница, 19 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

13 нче октябрьдә "Татарча диктант акциясендә районыбыз укучылары, укытучылары

13:59 14.10.2023 16+
13 нче октябрьдә "Татарча диктант ” акциясендә районыбыз укучылары, укытучылары, ата-аналар һәм теләге булган һәркем татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карадылар. Барлыгы диктант язуда 1026 кеше катнашты.

Азнакай район башлыгы Марсель Шайдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева диктантны шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә язды.

Һәр мәйданчыкта катнашучыларны татарча матур көй, татар милли ашлары, кул эшләре, матур әдәбият күргәзмәләре белән каршы алдылар. Барлык катнашучыга да “Рәхмәт хаты” тапшырылды.

14 нче октябрьдә шәһәребезнең 3 нче, 5 нче һәм Чуар Абдул мәктәпләрендә "Татарча диктант” акциясе дәвам итәчәк. Марсель Шайдуллин

3377

Оставить сообщение: