«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы
10:31 28.01.2025 16+
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы.
2025 елның 27 нче гыйнварендә Азнакай шәһәренең гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы,Баулы,Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Азнакай районы данын 2 нче мәктәп укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы яклады.
Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә.
Укытучылар төрле яңа технологик алымнарны кулланып, дәрестә һәм мастер-класста үз осталык дәрәҗәләрен күрсәттеләр.
Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Шәрипова Алсу. Сәмигулла кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире Хисмәтова Лилия Котдус кызы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы булган жюри бәяләде.
Оставить сообщение: