05.12.24 ел. Азнакай шәһәренең 4-нче номерлы лицеенда үз эшчәнлеген алып баручы Сәләт берләшмәсенең Сәләт-Азнакайтөбәк клубы белән таныштырабыз
21:39 07.12.2024 16+
05.12.24 ел. Азнакай шәһәренең 4-нче номерлы лицеенда үз эшчәнлеген алып баручы “Сәләт” берләшмәсенең “Сәләт-Азнакай”төбәк клубы белән таныштырабыз.
“Сәләт-Азнакай” клубының эшчәнлеге 5 декабрьдан 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел клубка 8 ел. Аның җитәкчесе тәрбия эше буенча директор урынбасары, туга тел (татар теле) укытучысы Эльвира Алмарис кызы Рафикова җитәкли.
Шушы вакыт аралыгында клуб уздырган чаралар аша 160тан артык сәләтле балалалар һәм яшьләр үтте.
Узган ел нәтиҗәләре буларак, безнең клубыбыз 12 чара үткәрде, шул исәптән Сәләтнең ел әйләнәсе уза торган проектларында, җәйге профильле аланнарында, Халыкара яшьләр уку-укыту форумында, «Сәмрух» ел премиясендә һәм башка зур вакыйгаларында катнашты. Ел премиясе 2016 “Сәмрух”. “Ел клубы” номинациясендә “Ел ачышы” махсус бүләгенә лаек булган “Сәләт-Азнакай” клубы.
Безнең үзенчәлекләргә килгәндә, клуб эшчәнлегендә төрле милләт вәкилләреннән булган балалар катнаша. Алар арасында татар, рус, башкорт, чуаш, мордва балалары.
Ә быел безнең туган көнебез шулай узды.Зум аша "Чаллы-Адымнар" белән элемтәгә кердек. Бик кызыклы сөйләшү булды. Телевидение дә безгә кунакка килде. Мәрданова Әминәдән, рәистән 7Б сыйныфы һәм Миңнибаева Сабинадан, актив сәлкештән, 5Б сыйныф укучысыннан интервью алдылар.
Мәгариф идарәсеннән тәрбия эше урынбасары Зөлфия Рәфис кызы да безне котларга килде. Яңадан бергәләп тәмле чәйләр эчтек. Туган көн шул хәтле күңелле узды!!!!
Оставить сообщение: