Буген безнең лицейда Татарча диктант дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү
23:39 10.11.2024 16+
Буген безнең лицейда «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучыларның дөньяга карашын киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел диктант танылган татар драматургы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек буенча булды.
Әлеге әһәмиятле чарага, туган телләренә хөрмәтләрен күрсәтеп, ата-аналар, әбиләр, бабайлар, укытучылар, укучылар да кушылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Телебез сагында торуны бергәләп башкарыйк!
Оставить сообщение: