Агымдагы елда"Татарча диктант акциясенә 2500 гә якын азнакайлы кушылды
23:19 10.11.2024 16+
Агымдагы елда"Татарча диктант ” акциясенә 2500 гә якын азнакайлы кушылды.
Районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып торды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Шулай ук онлайн язучылар да булды.
Һәр мәйданчыкта катнашучыларны татарча матур көй, татар милли ашлары, кул эшләре, матур әдәбият күргәзмәләре белән каршы алдылар. Диктант язу “Туган тел” җырын башкару белән башланып китте. Татар теленнән үзләренең белемнәрен ветераннар, әти-әниләр,укучылар,тәрбиячеләр һ.б. сынап карады. Диктан тексты итеп Шәриф Камалның “ Матур туганда” исемле әсәреннән өзек алынды. Һәр катнашучыга “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
Оставить сообщение: