icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:06
Четверг, 23 Января
Рекламный баннер 990x90px top

Октябрь ае белән беррәттән районыбызда агач утырту айлыгы да старт алды

05:16 16.10.2024 16+
Октябрь ае белән беррәттән районыбызда агач утырту айлыгы да старт алды.

Аның максаты - тирә-юньне яшелләндерү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә.

Хәер, райондашларыбыз әлеге эштә актив катнашалар.

Моңа кадәр Азнакай урман фонды территориясендә «Экология»милли проект кысаларында 4000 агач утыртылса.

Бүген биредә Вахит авыл жирлегендә , Сабантуй майданы териториясендә ике юллы каен полосасы барлыкка килде.

Әлеге инициативаны Вахит авыл жирлеге башлыгы Голфия Инислямовна Аскарова hәм авыл халкы белдерде.

Бераз вакыт узгач, каенлык шаулап, һаваны саф кислород белән тутырыр, тирә-якны бизәп кенә калмыйча, җирле халыкның тормыш сыйфатын яхшыртып, уңайлы микроклимат чыганагы да булыр!

Чынан да, мондый чара территорияне яшелләндерүгә генә түгел, ә иҗтимагый рухны ныгытуга да ярдәм итә.

Табигать турында кайгыртуны дәвам итү һәм шундый матур традицияләрне саклап калу бик мөһим!

257

Оставить сообщение: