icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
16:55
Пятница, 19 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

16 августта танылган татар композиторы

06:59 16.08.2024 16+
16 августта танылган татар композиторы, Татарстан Республикасы гимнының музыка авторы Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тууына 103 ел тула.

Ул 13 яшендә фортепианода уйнау белән шөгыльләнә башлый. С 1942 елдан зенит-артиллерия дивизиясендә, аннары Һава һөҗүменнән саклану буенча Мәскәү фронтында пианист-аккомпаниатор булып хезмәт итә.

Рөстәм Яхин концерт-башкару эшчәнлеге белән актив шөгыльләнгән беренче татар пианист-солисты буларак та билгеле. Ул татар камера-вокал һәм камера-инструмент музыкасы үсешенә төп нигез салучы.

Композитор 1993 елда Татарстан Республикасы гимнының музыкасына әверелгән “Туган ягым” җырына көй язып тарихка кереп кала. Бүген аның күпләргә яхшы таныш тагын бер әсәрен тыңлап хозурланырга тәкъдим итәбез.

2481

Оставить сообщение: