Азнакай районының балалар үзәге сәхнәсендә Татар кызчыгы
01:40 26.04.2024 16+
Азнакай районының балалар үзәге сәхнәсендә «Татар кызчыгы, татар малае-2024» бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте.
«Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе район күләмендә 2021 нче елдан башлап уздырыла. Быел бәйге Гаилә елына багышланды. Бәйгенең сайлап алу этабы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында” үткәрелде. 23 кечкенә конкурсантыбыз үзләренең барлык осталыкларын курсәтеп бәйгедә унышлы чыгыш ясадылар.
Бәйгедә катнашучылар, 15 кыз һәм 8 малай, 3 көн дәвамында визиткаларын тәкъдим иттеләр, талантларын күрсәттеләр һәм үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.
Бәйрәмдә районыбыз җитәкчеләре, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, хатын-кызлар советы һәм бәйгенең жюри әгъзалары катнашты.
Малайлар һәм кызлар бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр, җитәкчеләр, тәрбиячеләр алдында җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
«Татар малае -2024» исемен Азнакай шәһәре 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Баһманов Сәйдәш яулады. «Татар кызчыгы – 2024» исеменә Азнакай шәһәре 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Фатихова Аделия лаек булды. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне елдагыча «Туган тел» җыры бәлән тәмамладылар.
Оставить сообщение: