icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
15:23
Среда, 21 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

Азнакайның балалар бакчалары өчен Ләлә чәчәге исемле татарча җырлар альбомы туды

01:18 19.04.2024 16+
Азнакайның балалар бакчалары өчен “Ләлә чәчәге” исемле татарча җырлар альбомы туды.

Буген шәһәребезнең 8 нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе Гөлназ Җиһаншинаның балалар өчен язылган татарча җырлар альбомы тәкъдим ителде.

Әлеге чарада шәһәр һәм район балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре, татар теле тәрбиячеләре, җыр сүзләренең авторлары катнашты.

Кичәдә балалар һәм кунаклар башкаруында альбомга кергән җырлар яңгырады, педагоглар өчен мастер-класслар күрсәтелде. 8 нче балалар бакчасының "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән әңгәмә" проектында катнашуы, музыка шөгыльләрендә дә төрле уен технологияләре кулланып эшләүгә зур этәргеч булып тора.

Альбомга җирле шагыйрәләр Алинә Хисамиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Айгөл Шәрипова, Гөлназ Газизоваларның сүзләренә иҗат ителгән 12 җыр кергән. Аларны эшкәртү өстендә Гөлназ Һәм энесе Булат Җиһаншиннарның күмәк хезмәте куелган.

Әлеге альбомга кергән җырлар балалар бакчаларында 2-3 яшь башлап тәкъдим ителә.

1833

Оставить сообщение: