icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:24
Понедельник, 19 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

Театр яктылыкка, нурга илтә,

23:25 27.03.2024 16+
«Театр — яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә...»

27 март - халыкара театр көне

Шул уңайдан бүген Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Тылсымлы театр дөньясы» дип исемләнгән чара узды!

Кичәнең төп геройлары- Азнакай район һәм шәһәр мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Тылсым" балалар халык театры артистлары. Алар арасында безнең Алдынгылар да бар.

Кунаклар яшь артистларның һәр чыгышын игътибар һәм канәгатьләнү хисләре белән карады. Театр сәнгатенә гашыйк яшьләр үзләренең сөйләм осталыклары, әзерлек дәрәҗәсе, башкару осталыгы белән кунакларның игътибарын җәлеп иттеләр.

Аларның остазлары - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Гимазетдин кызы Миңнеханова!



893

Оставить сообщение: