21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Азнакай шәһәренең 4 лицеенда төрле чаралар узды. Шуларның берсе-5 нче сыйныф укучылары арасында Туган тел серләре нә багышланган квест-уен иде
20:05 21.02.2024 16+
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Азнакай шәһәренең 4 лицеенда төрле чаралар узды. Шуларның берсе-5 нче сыйныф укучылары арасында «Туган тел серләре» нә багышланган квест-уен иде.
Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, ребуслар чиштеләр, табышмакларның җавапларын таптылар, милли бизәкләр белән таныштылар, гомумән, командалар үзара көч сынашты.
Чара ахырында укучылар безнең туган телебез бай, матур, шуңа күрә аны өйрәнергә, сакларга, туган телебез белән горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Оставить сообщение: