icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
22:41
Sunday, 29 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Казан шәһәренең Вахитов районы «К

17:13 28.03.2026 16+
Казан шәһәренең Вахитов районы «К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән 80 нче урта татар-рус мәктәбе» базасында 2025 елның 26-27 мартында белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучыларының Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Бәйгедә Азнакай шәһәре 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхлисова Фәридә Фәрит кызы ПРИЗЁР булды! Без аны зур җиңүе белән котлыйбыз!
Фәридә Фәрит кызының тырышлыгы, осталыгы һәм туган телгә мәхәббәте яңа буынга үрнәк булып тора. Аңа алдагы эшендә уңышлар телибез!Әфәрин!
692

Оставить сообщение: