27 март — Бөтендөнья театр көне
16:48 27.03.2026 16+
27 март — Бөтендөнья театр көне. Театр — ул тормыш, театр — ул яшәеш. Театр — искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы — сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.
Бүген, Бөтендөнья театр көне уңаеннан, «Азнакай 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең «Яшь талантлар» түгәрәге укучылары, мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлыкны ныгыту максатыннан, Азнакай шәһәренең 20 нче «Эллуки» балалар бакчасына кунакка бардылар.
Укучылар балаларга Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Спектакль матур башкарылды: укучылар үз рольләрен җанлы һәм кызыклы итеп тәкъдим иттеләр, күзәтүчеләр арасында зур кызыксыну уяттылар. Балалар бакчасындагы кечкенә тамашачылар спектакльне зур шатлык белән карадылар, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар.
Бу чара балалар арасында театр сәнгатенә мәхәббәт уятуга, олы укучыларның тәҗрибәсен кечкенәләргә тапшыруга һәм иҗади атмосфера тәрбияләүгә ярдәм итә.
«Яшь талантлар» түгәрәге әгъзаларына һәм аларның җитәкчеләренә зур уңышлар телибез!
Оставить сообщение: