Бүген, Ураза гаете көнендә, Азнакай районының барлык мәчетләрендә иртәнге бәйрәм намазы узды
09:29 20.03.2026 16+
Бүген, Ураза гаете көнендә, Азнакай районының барлык мәчетләрендә иртәнге бәйрәм намазы узды. Меңләгән дин кардәшләребез изге бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазы укыды һәм Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, иминлек сорап дога кылды.
Азнакайның үзәк "Ак мәчет"ендә дә иртәнге намазга күпсанлы мөселманнар җыелды. Гает намазы тәмамлангач, район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин барлык дин кардәшләребезне изге бәйрәм белән тәбрикләде.
Үзенең чыгышында ул Рамазан аеның әһәмиятенә тукталып, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булуын теләде.
Район башлыгы аерым игътибарны махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә юнәлтте, аларның исән-сау әйләнеп кайтулары өчен дога кылырга чакырды. "Изге бәйрәмебез рухи бердәмлегебезне арттырсын, һәр йортка шатлык, тынычлык һәм бәрәкәт китерсен", - дип мөрәҗәгать итте ул азнакайлыларга.
Бәйрәм намазлары районыбызның барлык мәчетләрендә дә оешкан рәвештә узды. Мөселманнар бер-берсен Ураза гаете белән котлап, изге теләкләр теләде.
Ураза гаете мөбәрәк булсын, кадерле райондашлар! Илебезгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек насыйп булсын.
#Азнакай #УразаГаете2026 #Рамазан
Оставить сообщение: