icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
22:46
Вторник, 17 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Хәтер мәңгелек: Югары Стәрледә Ранил Сәйфетдинов истәлегенә волейбол турниры узды!

11:32 16.03.2026 16+
Хәтер мәңгелек: Югары Стәрледә Ранил Сәйфетдинов истәлегенә волейбол турниры узды!
14 март көнне Югары Стәрле авылы спорт залында чын спорт бәйрәме хөкем сөрде. Биредә Сайфетдинов Ранил Әлфәт улы истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры оештырылды.
Ярышта Азнакай районы авыллары арасында 10 команда көч сынашты. Уеннар югары дәрәҗәдә һәм көчле рухта барды. һәр команда җиңүгә омтылышын күрсәтте, ләкин иң мөһиме – дуслык һәм хәтер хисләре сакланды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашатович катнашты. Ул чыгышында истәлекне саклауның әһәмиятенә тукталды :
"Кешенең якты истәлеге – ул безнең йөрәкләрдә. Яхшы сүзләрне, васыятьләрне онытмыйча, аларны эшләребездә дәвам итү – безнең изге бурыч," – дип билгеләп үтте ул. Турнир җиңүчеләре:
I урын – Стәрле авылы командасы
II урын – Урманай авылы командасы
III урын – Урсай авылы командасы
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт. Спорт безне берләштерә, ә хәтер – безне көчле итә!
Ранилның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланачак.
2140

Оставить сообщение: