icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
22:27
Пятница, 13 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Батырлар истәлеге – йөрәкләрдә

10:53 12.03.2026 16+
Батырлар истәлеге – йөрәкләрдә

Кэкре Елга авыл клубында якташыбыз, махсус хәрби операциядә (СВО) батырларча һәлак булган Фәрхетдинов Рөстәм Мулланур улы истәлегенә багышланган бильярд турниры үткәрелде.

Герой якташыбызның исемен мәңгеләштерү, яшьләрдә патриотик рух тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чара югары дәрәҗәдә үтте. Чараны оештыруда Рөстәм Фәрхетдиноаның гаиләсе, авыл клубы хезмәткәрләре, депутатлар һәм ветераннар советы зур өлеш кертте. Бердәм көч белән әзерләнгән бәйге бик матур һәм оешкан төстә узды. Барлык катнашучыларга һәм ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Киеренке һәм кызыклы уеннардан соң җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын — Миннебаев Рәфис
2 урын — Садриев Фердинанд
3 урын — Сунгатов Газинур

Алга таба урыннар түбәндәгечә бүленде: Гиздатуллин Роберт (4), Гумеров Айдар (5), Ситдиков Расих (6), Зарипов Камил (7), Шакирзянов Ильяс (8), Мирзагитов Ильдар (9), Ризванов Рафаэль (10), Зайнетдинов Рәфис (11), Авзалов Сарим (12).

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Рөстәм Мулланур улы кебек батыр ир-егетләребезнең исеме һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәр.

Шулай ук спорт сөючеләребез Мәлбагыш авылында үткән Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә бадминтон ярышында да сынатмадылар. 10 авыл командасы арасында Кэкре Елга данын яклаучы Абдуллин Илнар һәм Хәбирова Нәзилә составындагы командабыз мактаулы 3нче урынны яулады. Афәрин, якташлар! Сезнең белән горурланабыз!
1552

Оставить сообщение: