icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:46
Вторник, 3 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Очередная гуманитарная колонна отправлена в зону специальной военной операции

22:30 27.02.2026 16+

Гөлсинә Зәкиева

16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.

Арчадан һәм Яңа Кенәрдән йөк төядек, диде Әгъзәм Гайфуллин. Өч генератор алып бардык. Берсен Ленар Терентьев соравы буенча Яңа Кенәрдән Садыйковлар, Фәйзрахмановлар гаиләләре, Ленарның сыйныфташлары җыелып алды. Икесен район башлыгы Алмаз Хисаметдинов якташ егетләр соравы буенча бирде. Шулай ук ике Starlink (спутник интернеты системасы) алдык. Берсен Рәмис Иванов үзе алып киткән иде, икенчесен Ленар Терентьев частена илтеп тапшырдык. Түбән Аты егетенә балалар республика клиник хастаханәсе коллективы бүләк итте, аны иясенә бирдек.

Әмма егетләрнең сораулары тулысынча канәгатьләндерелмәгән икән әле. Алар сораган әйберләрне Балтач егетләре аша җибәрергә планлаштыралар. Яңа Сәрдә егете өчен интернет көчәйткечкә акча җыялар. Сөрде егете Илнур Тимергалиев ике генераторны үзе белән алып китәчәк.

Волонтерлар төркемнәре, район халкы һәрвакыттагыча көчләреннән килгәнчә солдатларга барлык кирәк-яракны туплады. Бу эштә олылар гына түгел, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга кадәр катнашты.

Балалар турында сүз чыкканда, аерым тукталып язып үтмәсәң, дөрес тә булмас. Чөнки аларның тырышлыгы матди ярдәм түгел, аларын әти-әниләре, укытучы, тәрбиячеләре әзерли, ә яу кырында хезмәт итүче егетләргә иң беренче чиратта кирәк булган рухи ярдәм белән бәйле.

Бу юлы гуманитар колонна туплаучылар солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котлауны да күз алдында тотты. Һәр егеткә аерым бүләк әзерләнде. Әмма иң кыйммәтле бүләк, балаларның хатлары, котлау открыткалары булгандыр, мөгаен.

Мәктәп укучылары өч меңгә якын хат язды, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән котлау открыткалары әзерләде, диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. Гомумән алганда, мәгариф идарәсе, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары бу юлы да иң кирәк булган, егетләр үзләре сораган әйберләрне алды. Берсендә миллион ярымлык әйбер туплап җибәргән булса, бу юлы ике миллион тирәсенә җыелды. Без азык-төлек, чәй ашлары, токмачлар, солдатлар өчен футболкалар, эчке киемнәр әзерләдек. Моннан тыш утыз дронга каршы плащ (алар сугышчыларга дошманның һава разведкасыннан яшеренергә мөмкинлек бирә. Плащлар махсус материаллардан эшләнгән, алар ярдәмендә сугышчылар дошман дроннары һәм тепловизорлары өчен күренмәс булып кала, берсе-берсе 6-7 мең сум тора), медицина частена керәбез, дигәч, сорау буенча йөз махсус кара капчык (алар да арзан түгел) алып җибәрдек. Бөтен мәктәпләр, балалар бакчалары, әти-әниләр үз өлешен кертте.

Мондый зур колонна айга бер, ике китсә, волонтерлар солдатлар белән элемтәдә булып, сораган әйберләреннән посылкалар әзерләп, атна саен диярлек илтеп тора.

Бу юлы без солдат егетләребезне бәйрәм белән котлап, аерым бокслар әзерләдек. Анда тәм-том белән бергә, көндәлек кирәк-яраклары һәм балаларның бүләкләре урын алды. Адреслы посылкалар да тупланды. Ярдәм кулы сузган кешеләргә, Арча гына түгел, авыллар халкына да чиксез рәхмәтлебез, диде волонтер Алинә Латипова.

Авылларда, чыннан да, иңне-иңгә куеп эшлиләр. Мәдәният йорты, клуб, китапханәләргә җыелып, кайсы токмач кисә, кайсы маскировка өчен челтәр үрә, кайсы чәкчәк ясый... Һәр кеше бераз гына булса да, үзеннән ярдәм күрсәтергә тырыша.

Ардылар, вакыт та, өстәмә чыгым да таләп итә торган хезмәт. Әмма шуны күз алдына китерик салкында, окопларда ятып дошманга каршы торган егетләребезгә җиңелме? Алар, никадәр кыен булса да, сынатмый, илебез, тынычлыгыбыз, җиңү өчен, дип үз тормышын да аямыйча дошманга каршы тора. Ә тылдагылар аларның ныклы терәге, ышанычлы таянычы. Таянычлары булганда, алар аеруча көчле.

20

Оставить сообщение: