icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:18
Пятница, 27 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Мәдәни үзәктә районкүләм «Татар егете – 2026» бәйгесе узды

11:11 26.02.2026 16+
Мәдәни үзәктә районкүләм «Татар егете – 2026» бәйгесе узды. Ул районның мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелде һәм яшьлекнең, талантның, милли традицияләрнең чын бәйрәме булды.
 
Бәйге программасы түбәндәге этапларны үз эченә алды:
«Таныш булыйк» – визит карточкасы
«Милләтебез горурлыгы – татар егете!» – иҗади бәйге
«Мин беләм!» – интеллектуаль этап
«Оста кулда һөнәр бар» – осталык бәйгесе
 
Барлык конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча район бәйгесенең җиңүчесе һәм «Татар егете – 2026» дигән мактаулы исем иясе итеп Шәрифуллин Самат Марат улы билгеләнде.
 
Жюри карары белән катнашучылар махсус номинацияләргә лаек булдылар:
 
«Иң уңган егет» – Гильманов Данил Фирдәвес улы
«Милли җанлы егет» – Саитов Аяз Алмаз улы
«Иң зыялы егет» – Вахитов Нурислам Руслан улы
«Иң җитез егет» – Безгодин Александр Юрий улы
 
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
 
Район бәйгесе тагын бер кат раслады: районыбыз яшьләре — туган якның горурлыгы, милли традицияләрне саклаучылар һәм татар халкының лаеклы киләчәге.
[id759851226|Управление-Культуры Азнакаево]
[club216961301|Управление культуры г.Азнакаево]
[club192658035|Официальное Азнакаево]
[club55840657|Азнакаево Онлайн - Маяк]
189

Оставить сообщение: