Бүген Азнакайның «Чатыр Тау Аренасында» күңелләрне тетрәндергеч, олы вакыйга булды...
16:03 21.02.2026 16+
Бүген Азнакайның «Чатыр Тау Аренасында» күңелләрне тетрәндергеч, олы вакыйга булды...
Бүгенге футбол турниры гади спорт ярышы гына түгел, ул — чын батырлыкка, якташыбыз, Махсус хәрби операциядә катнашкан Хәмидуллин Ирек Айрат улының якты истәлегенә багышланган зур тантана иде.
Турнирда Ирекнең иң якын кешеләре — әти-әнисе, гаиләсе, балалары, туганнары һәм дуслары катнашты. Аларның сабырлыгы, рух ныклыгы — безнең барыбыз өчен дә үрнәк.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсутдинов Айдар Хәләфетдин улы Ирекнең гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткерде. «Ирек бик яхшы, кыю һәм чын ир-егет иде. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, исеме тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылды», — диде ул. Ирек турында әйтелгән һәр сүз күңелнең иң нечкә кылларына кагылды.
Бүгенге ярышта районыбызның 13 авыл җирлеге командасы катнашты. Уеннар бик киеренке һәм кызыклы узды — һәр футболчы җиңүне герой истәлегенә багышлап уйнады.
Турнир нәтиҗәләре:
1 УРЫН —Тымытык авыл җирлеге
2 УРЫН — Әгерҗе авыл җирлеге
3 УРЫН — Әлкәй авыл җирлеге
Героебызның гаиләсенә аерым рәхмәт белдерәбез: җиңүчеләргә Ирек Айрат улы исеменнән кубоклар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Героебызның урыны оҗмах турендә булсын. Аның батырлыгы мәңге онытылмас!Ирек безнең горурлыгыбыз!
Оставить сообщение: