icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:59
Понедельник, 16 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Җәлил рухы яши күңелләрдә!

16:36 13.02.2026 16+
Җәлил рухы яши күңелләрдә!

Бүген Азнакайның 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә кабатланмас каһарман, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган тантаналы әдәби кичә үтте. Чара 20 нче "Әллүки" балалар бакчасы белән берлектә оештырылды.

Кичә буыннар чылбырын тагын да ныгытты:
Башлангыч сыйныф укучылары герой-шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, аның балалар өчен язылган самими һәм мавыктыргыч шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
"Әллүки" балалар бакчасының нәни кунаклары исә үзләренең дәртле җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Мәктәп директоры Хәмидуллин Гаяз Мөҗәһит улы үзенең чыгышында Муса Җәлилнең ялкынлы иҗаты һәм каһарманлыгы халкыбыз тарихында мәңгелек икәнен ассызыклады. «Җәлилнең исеме – ул батырлык үрнәге, аның сүзләре – ул безнең йөрәк типкән җырыбыз», — диде ул.

Каһарманнарыбызны онытмыйбыз, иҗатларын өйрәнәбез һәм горурланабыз!
601

Оставить сообщение: