icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
07:35
Среда, 4 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Һәр көнебез укучыларыбызның ирешкән уңышлары, яңа җиңүләре турындагы күңелле хәбәрләр белән башлануы — үзе бер бәхет

13:26 29.01.2026 16+
Һәр көнебез укучыларыбызның ирешкән уңышлары, яңа җиңүләре турындагы күңелле хәбәрләр белән башлануы — үзе бер бәхет! Балаларыбызның талантлы, белемле булуын күрү безне чиксез куандыра. Бу чынлап та бик зур горурлык!

Күптән түгел кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. Татарстанның төрле почмакларыннан 8 меңгә якын укучы арасында безнең Азнакай егете иң яхшысы дип танылды!

Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы Яромир Мирзахметов бу дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулады!

Яромирны, аның әти-әнисен һәм укытучыларын бу зур җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр телибез. Афәрин! Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://gosalcogol.tatarstan.ru/index.htm/news/2472240.htm
810

Оставить сообщение: