icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
07:32
Среда, 4 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

23 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәренең 14 нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы булып узды

08:45 27.01.2026 16+
23 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәренең 14 нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы булып узды. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Азнакаебызның данын 2 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы — Мөхлисова Фәридә Фәрит кызы уңышлы яклады.

Фәридә Фәрит кызы үзенең югары һөнәри осталыгын, заманча укыту алымнарын һәм туган телебезгә булган чиксез мәхәббәтен күрсәтте. Укытучыбызның бу катнашуы — аның тырышлыгы, зур тәҗрибәсе һәм үз һөнәренә булган тугрылыгы нәтиҗәсе.

Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да иҗади дәртегез сүнмәвен, яңа үрләр яулавыгызны, ныклы сәламәтлек һәм укучыларыгызның рәхмәтле карашларын телибез!

Горурланабыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз! #нацпроект #педагогиинаставники
2816

Оставить сообщение: