icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:48
Среда, 4 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген Әлкәй авылы Мәдәният йортында махсус операция вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз, шаһит Шайхулов Илнур Изһар улы истәлегенә бильярд турниры үткәрелде

19:34 10.01.2026 16+
Бүген Әлкәй авылы Мәдәният йортында махсус операция вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз, шаһит Шайхулов Илнур Изһар улы истәлегенә бильярд турниры үткәрелде.

Илнур Шайхулов 1978 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, механизатор һөнәрен үзләштереп, тракторда эшләде. Соңрак үзе теләп Ватанны сакларга китте һәм хезмәт бурычын намусы белән үтәгәндә, каһарманнарча һәлак булды. Аның улы Ислам да әтисе юлын дәвам итә – ул да механизатор, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

Бүгенге ярышны карарга Илнурның әнисе, улы, туганнары, дусты һәм күпсанлы авылдашлар килде. Бильярд турнирында Әлкәйдән ике команда, шулай ук Мәлбагыш һәм Кәкре Елга авылларыннан килгән осталар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын һәм кубок – Газизов Алмас һәм Диниев Азаттан торган Әлкәй командасы.
2 урын – Кәкре Елга авылы вәкилләре.
3 урын – Әлкәйдән икенче команда.
4 урын – Мәлбагыш авылы командасы.

Ярыш бик кызу һәм кызыклы барды. Җанатарлар саны утыздан артык кеше тәшкил итте. Чара барышында батыр яугирнең әнисе һәм туганнары белән хөрмәтле очрашу үткәрелде, ә турнир чәй өстәле артында дәвам итеп, җылы хатирәләр алмашыну белән тәмамланды.

Ватан сагында тормышын багышлаган батырларны онытмыйбыз! Аларның исеме мәңгелеккә йөрәкләрбездә яшәр.

Оештыручы: «Әлкәй» авыл җирлеге.
Оештыруда ярдәм иткән барлык затларга рәхмәт!
1095

Оставить сообщение: