icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
23:51
Понедельник, 15 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

Инвалидлар декадасы кысаларында Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек пакетлары һәм "Маяк" газетасына язылу сертификатлары

09:24 05.12.2025 16+
Инвалидлар декадасы кысаларында Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек пакетлары һәм "Маяк" газетасына язылу сертификатлары тапшырылды!

Бу изге эштә ярдәм кулын сузган барлык игелекле кешеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез:
• Әгерҗе авыл советы депутатларына: Хасанов Назыйф Нил улына, Каримов Фәнис Альберт улына, Мирзаһитов Илнур Илгиз улына;
• Әгерҗе авылында яшәүче фермерларыбыз Сосан Сурен Азат улына, Каримов Миннәхмәт Габдрәүф улына;
• Мәнәвез авылында яшәүче шәхси эшмәкәрләребез Хасанова Флүзә Фәндәс кызына, Гыйззәтуллин Рәсим һәм Илмира гаиләсенә;
• һәм битараф калмаган барлык авылдашларыбызга!

Сезнең ярдәм, кайгыртучанлык һәм шәфкатьлелек бик кадерле. Сезнең кебек кешеләр булганда, дөнья тагын да яктырак һәм җылырак була. Рәхмәт сезгә!
2113

Оставить сообщение: