Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион
17:04 28.11.2025 16+
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннан 28 нче ноябрьдә Азнакай шәһәре гимназиясендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Укытучылар ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр.
Барлык катнашучылар да үзләренең интеллектуаль дәрәҗәсен, методик белемен, югары һөнәри осталыкларын, татар теле һәм әдәбияты фәне буенча тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Оставить сообщение: