icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
09:34
Четверг, 18 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

14 нче ноябрьдә Азнакай мәгариф идарәсе оештырган “Татарча диктант ” акциясендә укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм теләге булган һәркем татар теленнән үзләренең белем

16:15 14.11.2025 16+
14 нче ноябрьдә Азнакай мәгариф идарәсе оештырган “Татарча диктант ” акциясендә укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм теләге булган һәркем татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карадылар. Акциянең максаты - татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү,татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үз аңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Районыбызның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыгы булып торды. Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр дигән диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыды.Барлыгы 4000гә якын кеше катнашты. Иң өлкән диктант язучы 84 яшьлек Хафизова Фәния Хәсән кызы булды.
#татарчадиктант2025
665

Оставить сообщение: