8 март урамы 15 нче йорт янында "Монда тудык, монда үстек, Мондадыр безнең язмыш" дип исемләнгән күршеләр бәйрәме узды
15:18 20.09.2025 16+
8 март урамы 15 нче йорт янында "Монда тудык, монда үстек, Мондадыр безнең язмыш" дип исемләнгән күршеләр бәйрәме узды. Бәйрәмдә үзләренең нигезләрен бүгенге көнгә кадәр саклап килгән нигез саклаучылар билгеләп үтелде. Аларга район башлыгы Шәйдуллин М. З. исеменнән рәхмәт хатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Габрахманов Э.А.,шәһәр советы депутаты Валеев А.И. тапшырдылар. Бәйрәмне үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткән , җирлегебез активисты Гөлчәчәк ханым чәй өстәле артында утыручыларны төрле уеннар уйнатып, җырлар җырлатып, шигырьләр сөйләтеп күңелләрен ачты. Күрше урамнан килгән баянчыбыз Ильмир бар кешене биетте, җырлатты. Бәйрәм бик күңелле узды ️ Оештыручы: иҗтимагый совет әгъзасы Абдуллина Г. Л.
Оставить сообщение: