icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
04:48
Суббота, 1 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Шәhәребезнең "Зәнгар мәчетендә" пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә hәм дан заты булуының 1500 еллыгы уңаеннан Маулид бәйрәме үтте!

14:20 05.09.2025 16+
Шәhәребезнең "Зәнгар мәчетендә" пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә hәм дан заты булуының 1500 еллыгы уңаеннан Маулид бәйрәме үтте!

Бу якты көндә безне Төркиядән Җәүһәр хәзрәт сәфәр кылып, Коръән уку белән чарабызны ачты. Аннан соң сүз Мөхтәсиб Азат хәзрәткә тапшырылды, ул бәйрәмнең мөһим темалары белән уртаклашты.

Имам-хатыйб Нәфис хәзрәт Маулидның әһәмиятен сөйләргә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаhу гәләйhи уә сәлләмнең тууының мөһимлеген ассызыклап үтте. Гәләветдин хәзрәт исә Мәккәдә күзәтелгән вакыт вакыйгалары турында сөйләде.

Хөрмәтле укытучыбыз Рәфис хәзрәт пәйгамбәребезнең сирасы (яшәү тарихы) турында дәвам итте. Бу безгә бик файдалы һәм илһамландыручы булды!

Чара ахырында Нәфис хәзрәт йөрәкләрне җилкендергән матур дога укыды.

Безнең белән булган һәркемгә рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезне сакласын!
1641

Оставить сообщение: