icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:08
Суббота, 23 Августа
Рекламный баннер 990x90px top

“Милли мәгариф. Актуаль мәсьәләләр” районкүләм форумы

11:56 21.08.2025 16+
“Милли мәгариф. Актуаль мәсьәләләр” районкүләм форумы.

2025 нче елның 20 нче августында 1нче мәктәптә Азнакай районы башлыгы Шәйдуллин М.З., Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Н. Н., Азнакай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйләҗев Д.Р., Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева З. С., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Р. Р., педагогика фәннәре кандидаты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты доценты, Зарипова З. И., Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Г. Р. катнашында милли мәгарифкә багышланган районкүләм форум узды.
Катнашучылар татар халкының милли ризыкларыннан авыз иттеләр. Марсель Галиев музее – иҗат лабораториясе эшчәнлеге, кургәзмәләр белән таныштылар.
Чыгышларда Азнакай районында милли мәгарифнең торышы һәм көнүзәк мәсьәләләр, шәхси уңыш принцибы аша һөнәри бәйгеләрдә җиңүгә ирешү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Рәсимә Шәмсетдинова милли мәгариф алдына заман куйган актуаль проблемалар хакында сөйләде. Икетеллелек шартларында балалар бакчаларында туган телгә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләре белән Зифа Зарипова таныштырды.
Чарада укытучыларга хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Пленар өлешеннән соң секцияләр утырышларында эш дәвам ителде.
Форумда катнашучылар татар халкының бай мирасын, милли традицияләрен популярлаштыру, белем бирү оешмаларының татар телен өйрәтү юнәлешендә эшчәнлеген уңай бәяләделәр.
616

Оставить сообщение: