icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
19:09
Суббота, 26 Июля
Рекламный баннер 990x90px top

21 июль көнне Митрәй авылында гомер итуче Хасанова Мөгәлимә Фатхулла кызы узенең куркәм юбилеен 95 яшен каршы алды!

16:38 21.07.2025 16+
21 июль көнне Митрәй авылында гомер итуче Хасанова Мөгәлимә Фатхулла кызы узенең куркәм юбилеен 95 яшен каршы алды!

Тормыш юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Мөгәлимә апа бугенге көндә уз көнен узе куреп, туган нигезнең учагын саклап матур гына гомер итә.

Бугенге олуг юбилеенда мул табыннар артында балалары, туганнары, авылдашлары, куршелэре иң изге, матур теләклэрне җиткерделәр .

Әсәй авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Зафир кызы район җитәкчелләренең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Балаларын, онык- оныкчыкларын һәрчак ачык йөзе, мул табыннары белән каршы ала, изге теләкләрен теләп озатып кала.

Митрәй авылының тарихи вакыйгаларының шаһиты булган, тормыш сынауларына бирешмәгән ак әбибез Мөгәлимә апага алдагы көнендә бәхетле картлык, сәламэтлек теләп калабыз.
2346

Оставить сообщение: